2017 елның 16 июнендә ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белгече эш урыныннан якта перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсендә 12 июнь көнне – дәүләтнең мөһим бәйрәмендә, азатлык һәм гаделлек, халыкның тату һәм тыныч яшәвен аңлатучы – Россия Көнендә сабыйлары дөньяга килгә гаиләләрне котлады.
Бу көнне Әлмәт муниципаль районында алты бала туды, шуларның икесе малай һәм дүртесе кыз.
Әйтергә кирәк, 2017 елның башыннан районда 1320 бала дөньяга килде. Шул ук вакытта 34% - гаиләләрдәге беренче балалары, 37 проценты - икенче, 13% - өченче.