2017 нче елның 13 июнендә Буа муниципаль районында 5 укучыга тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең төп документы – паспорт тапшырылды. Аларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән миграция хезмәте җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Расимя Хусаинова, Яшьләр эшләре спорт һәм туризм урынбасары җитәкчесе Гөлия Козырева, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Шагалиева тәбрикләделәр. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, фотога төшү дә булды.