2017 елның 13 июнь аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы 5 гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде. Җирле пенсия Фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов, килгән әниләргә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшырды, гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларга саулык, бәхетле гомер теләде. ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Радик кызы Шагалиева килгән кунакларга зур бәхәтләр, балаларга һәм әниләренә сәләмәтлек, теләде.