Россия көнендә 11 яшь баулылы үзенең беренче паспортын алды

2017 елның 12 июне, дүшәмбе

Иртәдән "Нефтьче"  стадионына  барып  Россия көнен бәйрәм итергә җыенган  күп кенә баулылыларда шик туды: һава торышы аркасында бәйрәм булырмы, юкмы? Иртә таңнан  койган яңгыр туктарга җыенмаган кебек тоелды.  Әмма, бернигә дә карамастан, зонтиклар тотып  бәйрәмгә барган кешеләрне күреп,  һава торышы үзенең кәефен үзгәртергә булды: башта яңгыр туктады, аннары  болытлар артыннан кояш чыкты.

Бәйрәмгә килгән Баулы халкының кәефе әйбәт,  кояшлы иде. Баулылылар Осталар шәһәрендә  кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмәсендә сувенирлар сатып ала алдылар, "Минем  Россия - минем илем"  бәйрәм концертын карадылар, 14 яше тулган 11 баланы иң төп документ  -беренче паспорт алган көннәре белән котладылар.

Бәйрәм кысаларында мөмкинлекләре чикле балаларның  “Благо” театр студиясен үстерү өчен акча җыюга багышланган   хәйрия марафоны үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International