Паспорт тапшыру

2017 елның 10 июне, шимбә

Районның 14 яше тулган яшь гражданнарга Азнакай ЗАГС бүлегендә паспорт тапшыру матур традициягә әйләндә. Аның чираттагысында паспортны Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Шәмсетдинов  Айдар  һәм паспорт өстәле җитәкчесе Эльвира Газизова тапшырдылар.  Айдар Хәләфетдин  улы, яшьләргә җылы тәбрик сүзләрен җиткерде. Шакирова Светлана – ЗАГС бүлегенең баш билгече, паспорт турында  һәм Россия көне турындагы тарихи мәгълүмәтләр турында сөйләде. Мондый истәлекле көн яшь Россия гражданнарының күңелендә матур истәлек булып озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International