10 июнь көнне Зәй районының ГХАТ бүлегендә Рыжов Вячеслав һәм Шафигуллина Динара никахлары рәсми рәвештә теркәлде. Бу көн алар өчен истәлекле булып калачак, чөнки алар районыбызда 2017 елның 100 нче пары булып санала. Яшьләр балдаклар алышып беренче гаилә документын алдылар. Якыннары, дуслары аларны тантаналы көне белән котлап, алдагы тормыш юлында һәрвакыт бергә булырга, уңышлар һәм бары бәхет кенә теләделәр.