2017 елның 12 июнендә "Казан Кремле" Музей-тыюлыгының "Манеж" күргәзмә залында Россия һәм Татарстан Республикасы ГХАТ органнарының 100 еллыгына багышланган "Гаилә тарихы - Республика тарихы" күргәзмәсенең тантаналы ачылышы булды

2017 елның 12 июне, дүшәмбе

Күргәзмә җәй буе август ахырына кадәр эшләячәк. Биредә теләүчеләр никах терки, исем кушу тантанасын һәм гаилә юбилейларын үткәрә ала.

Күргәзмәнең төп темасы - безнең төбәк тарихы объективыннан караганда гаилә мөнәсәбәтләре. Экспозиция революциягә кадәрге Казан губерниясен, Татар совет республикасын, шулай ук хәзерге Татарстанны - үсеше төрле мәдәниятләр һәм диннәр балансы белән тыгыз бәйләнгән күп милләтле һәм күп динле төбәкне берләштерә.  Күргәзмәгә килүчеләр Урта Идел буе халыкларының: рус, татар, мари, чуаш, удмурт, мордваларның ярәшү йолалары, туй гореф-гадәтләре, шулай ук исем кушу традицияләре белән таныша алачаклар. Күргәзмә Татарстан Республикасында ГХАТ органнарының оешу тарихын күзәтергә дә ярдәм итәчәк.

"Гаилә тарихы - Республика тарихы" күргәзмәсе - "Казан Кремле" Музей-тыюлыгының, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының уртак проектының дәвамы. 1 июньдә ачылган "Гаилә гореф-гадәтләре - Ватанга хезмәт" баннер күргәзмәсе әлеге проектның башлангычы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International