Сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу – ул чын гаилә бәйрәме. Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә игезәк сабыйлар тантаналы рәвештә каршы алу бәйрәме булды.
Рустем һәм Альбинаны ГХАТ идарәсе чын күңелдән котлый: кызларын һәр малайларын бар тормыш юлы куанычта, иминлектә узсын.
Бу көннәрдә Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда 2017 елның 1000 нче пары үз никахын теркәде. Яр Чаллы шәһәренең 1000 нче пары – Радик һәм Анастасия Шариповлар! Яшь гаиләгә тыныч тормыш, гаилә иминлеге, шатлык телибез!
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Быел да ул балачакның истәлекле, күңелле бер мизгеле булып хәтерләргә уелып калды. Бу көнне Сабан туе аланлыгы гөр килеп торды, балаларның шат авазлары тынып тормады. Алар өчен киң күләмле программа әзерләнгән иде. Мәйданның башында ук, килүче кунакларны милли киемнәрдән киенгән балалар чәкчәк һәм гармун моңнары белән җылы сәламләп каршы алдылар. Сәнгать мәктәбе һәм “Сәләт” балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре һәм биредә шөгыльләнүче балалар һәркемгә бәйрәм рухы өстәделәр.
Буа шәһәрендә яшәүче Әхмәтовлар гаиләсе 2017 елның 4 июнендә үзләренең ике юбилейларын бәйрәм иттеләр. Гаилә башлыгы Фәрит абый 90 яшьлеген һәм шул көнне тормыш иптәше Фидания апа белән 55 ел бергә гомер итүләрен үткәрделәр. Шушы матур көнне аларны Буа муниципаль районы башлыгы вазыйфасын башкаручы Илдар Фәрит улы Еремеев, социаль бүлеге урынбасары Ләйлә Рөстәм кызы Камалова, ГХАТ бүлеге урынбасары Эльвира Радик кызы Шагалиева һәм туганнары, күршеләре тәбрикләделәр.
Аларның уллары Ризван туган. Интернет чыганаклары аша тәрҗемә иткәндә бу исем “канәгатьлек, яхшылык теләү” дигәнне аңлата. Алар аралашырга яраталар.
Бәхетле әти-әниләр балалары тууына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановтан исемле котлау открыткасы һәм беренче документ-туу турында таныклык алдылар.
1 июньдә Халык ара балаларны саклау көнендә Яр Чаллы шәһәрендә 14 яңа туган балаларны тантаналы рәвештә теркәү узды: 8 кыз бала һәм 6 малай. Бу балаларга сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез! Әти-әниләрен һәрвакыта елмаю һәм шаянулары белән куандырсыннар!
Агымдагы елның 01 нче июнь көнендә, Кукмара районың ГХАТ бүлегендә 200 нче бала исәпкә алынды. Мәрьям исемле бала Кукмара районы Кәркәүч авылының Габдрахманов Фидан һәм Гөлшат гаиләсендә өченче бала булып 13 май көнне дөньяга килә.
Бәхетле әти-әнине тантаналы рәвештә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Латыпова З.Т. котлады, Татарстан Президенты Р.Н.Миннеханов һәм район Башлыгы С.Д.Димитриев исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
2017 елның 02 июнендә ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, "Гаилә нигезләре" курсы кысаларында, шулай ук яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан, психолог 1 курс медицина көллияте студентлары белән чираттагы очрашу оештырылды. Очрашу темасы: "Хатын-кызның табигате сере". Кызларга хатын-кызның киләчәктә нык гаилә төзү өчен табигатьтән бирелгән мөһим сыйфатлары турында мәгълүмат тәкъдим ителде, һәм шушы сыйфатны саклау һәм үстерү сере чишелде.
3 нче июнь көнне Менделеевск муниципаль районының Илнәт авылында республика күләмендә “Семык” мари халык бәйрәме уздырылды. Аны оештыруда һәм уздыруда Менделеевск шәһәренең ГХАТ бүлеге җитәкчесе Филатова М. В. һәм авыл җирлекләренең башкарма комитеты сәркатипләре катнашты. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы, Мари Иле, Удмуртия, Киров өлкәсеннән килгән күп санлы кунаклар катнашты.
Беренче җәй көне, 1нче июнь, балаларны яклау көне. Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан барлык авыл җирлекләрендә бәйрәмнәр узды. Сарман районы ял паркында “Бала чагым-бал чагым” исемендәге бәйрәм үткәрелде. Балалар концерт номерлары белән куандырдылар. Алар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, ярыштылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Барысы да бәйрәмнән канәгать калдылар.