Сарман районында Халыкара балаларны яклау көне бәйрәме

2017 елның 3 июне, шимбә

Беренче җәй көне, 1нче июнь, балаларны яклау көне. Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан барлык авыл җирлекләрендә бәйрәмнәр узды.  Сарман районы ял паркында  “Бала чагым-бал чагым” исемендәге  бәйрәм үткәрелде. Балалар концерт номерлары белән куандырдылар. Алар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, ярыштылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Барысы да бәйрәмнән канәгать калдылар.

Балаларыбыз сәламәт, бәхетле булып үсеннәр, балачак бер генә вакыт, аның шатлыгын тоеп яшәсеннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International