Балаларны яклау көнендә Мамадыш ГХАТ бүлегенә Ганиевлар гаиләсе туу турында таныклык алырга килде

2017 елның 4 июне, якшәмбе

Аларның уллары Ризван туган. Интернет чыганаклары аша тәрҗемә иткәндә бу исем “канәгатьлек, яхшылык теләү” дигәнне аңлата. Алар аралашырга яраталар.

Бәхетле әти-әниләр балалары тууына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановтан исемле котлау открыткасы һәм беренче документ-туу турында  таныклык алдылар.

Балалар бәхетле һәм сәламәт булсыннар, якыннарының, туганнарының игътибарын, мәхәббәтен һәм күңел җылылыгын тоеп яшәсеннәр иде. Алар – безнең киләчәгебез, безнең өметебез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International