Кукмара шәһәренең ГХАТ бүлегендә 200 нче бала

2017 елның 4 июне, якшәмбе

Агымдагы елның 01 нче июнь көнендә,  Кукмара районың ГХАТ бүлегендә 200 нче бала исәпкә алынды. Мәрьям исемле бала Кукмара районы Кәркәүч авылының Габдрахманов Фидан һәм Гөлшат гаиләсендә өченче бала булып 13 май көнне дөньяга килә.

Бәхетле әти-әнине тантаналы рәвештә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Латыпова З.Т. котлады, Татарстан Президенты Р.Н.Миннеханов һәм район Башлыгы С.Д.Димитриев исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Бик матур Мәрьям исеме борынгы еврейларда барлыкка килгән. Гарәп теленнән “Ходайга хезмәт итүче” дигәнне аңлата. Бу исемне йөрткән хатын-кыз эчке һәм тышкы матурлыкка ия. Рәсәй территориясендә сирәк исемнәрдән санала. Ә гарәп илләрендә беренче урында тора. Бу илдә бик еш Мәрьям исемен кушалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International