Игезәк балалар туу – сирәк очрый торган вакыйга, бу гаҗәеп күренеш – ике бертөсле бала. Игезәк балаларның әти-әниләре иң бәхетле кешеләр! 6 июнь көнендә Минзәлә районының ГХАТ бүлегендә игезәк балалар теркәлде. Сайранов Алмаз һәм Айгөл гаиләсендә ике кыз дөньяга килде. Сабыйларга Мәликә һәм Әминә дип исем бирделәр. Әти-әниләрне шушы сөенечле вакыйга белән котлыйбыз!