Тантаналы шартларда Ана капиталы тапшыру

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Бүген, 2017 елның  07 июнь көнне Кама Тамагы районы ГХАТ бүлегендә Татарстан Республикасы Пенсия фонды урынбасар идарәчәсе Сергей Евгеньевич Шашуров катнашында  әле яңа гына кабат сабый туу шатлыгын татыган гаиләләргә тантаналы шартларда Ана капиталы тапшырылды.

Әлеге тантанатың төп сәбәпчеләре- Никоноровлар, Шереметьевлар, Фатыховлар һәм Төхфәтуллинар гаиләсе.

Сергей Евгений улы яшь гаиләләрне шатлыклы вакыйга- бала туу һәм Ана капиталы алу белән котлады һәм аларга Ана капиталы тапшырды.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова  бәхетле әти- әниләрне зур шатлыклары белән тәбрик итте. Россия шундый нык, тату гаиләләре булганда гына көчле, һәр гаиләдә тынычлык, иминлек булсын, һәрбер йортта шат бала авазлары яңгырап торсын дигән изге теләкләрен дә җиткерде ул.

Бәхетле әти - әниләрнең хезмәттәшләренең дә әлеге бәйрәмдә катнашулары, бүләкләр тапшырулары исә тантанага янә бер шатлык өстәде.

Район пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гильмутдинов  исә “Ана капиталы“ сертификатының күләмен һәм нинди юнәлешләрдә  кулланып булу  тәртибен аңлатып үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International