ГХАТ бүлегенә экскурсия

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

2017 елның 7 июнендә  Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә   Россия  Көне алдыннан Тәтеш икенче номерлы урта мәктәбенең   укучылары белән  (класс җитәкчесе Г.А. Нафигина) очрашу  узды.

ГХАТ бүлеге начальнигы Дианова Лариса Михайловна укучыларга гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, гаилә традицияләрен ныгыту буенча үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Балалар бик кызыксынып очрашу дәверендә килеп чыккан дискуссиядә катнаштылар.

Соңыннан  Л.М. Дианова  “Минем гаиләм-минем байлыгым” дигән темага әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балалар гаилә бәхетен ничек аңлауларын әйтеп бирергә тырыштылар.

Экскурсия азагында укучылар әти-әниләренә һәм башка гаилә әгъзаларына карата үзләрен ничек тоту буенча  истәлекле кагыйдәләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International