Казанның IT паркында Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының “Эковесна-2017” конкурсы йомгаклары уздырылды. Әлеге чарада Биектаудан Камаловлар гаиләсе җинүчеләр дип билгеләнде. Айдар һәм Рәмзия Камаловлар – укытучылар. Табигатьне сөяләр, тирә-як мөхитне саклауны үзләрнен өч балаларына да тәрбияләгәннәр. Язнын башында кар бетүгә үк гаилә ишкәктз Казансу елгасын чистартуга керешкән.
Җинүчеләргә экология һәм табигый байлыклар министрлыгынаң диплом, буләкләр һәм Крымга гаиләләре белән ял итәргә юллама тапшырылды.