Май нәтиҗәләре

2017 елның 6 июне, сишәмбе

  Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның май аенда 27 туу очрагы теркәлгән, узган ел нәтиҗәләре буенча бу айдагы  күрсәткеч 32гә тиң.

   2017 нче елның 4 ае эчендә 151 яңа кеше дөньяга килде, 2016 елның шул ук вакыт аралыгында Мамадыш халкы144 кешегә арткан иде.

Никахларын теркәргә теләүчеләрнең саны да артты. Бу елны 66 пар язылышты,узган елны 62  иде.
     Аерылышу очракларына килгәндә, ел башыннан 37 гаилә аерылышты. 2016 елны бу вакыт аралыгында 40 гаилә таркалган иде.

1 ай эчендә генә 48 Мамадыш халкы якты дөнья белән хушлашкан, ә гыйнварь аеннан бүгенге көнгәчә 259 үлем турында таныклык тутырылган. 2016 елны бу күрсәткеч 276га тиң.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International