2017 нчы елның 06 нчы июнь көнендә Саба муниципаль районы Килдебәк авылында яшәүче Зөбәйдә Фәйзуллинага 90 яшь тулды. Аны РФ президенты Владимир Путин исеменнән һәм район башлыгы Рәис Минниханов исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин, якыннары, туганнары килгән иде. Һәркайсы Зөбәйдә әбигә исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш телэп үзлэренен матур теләклэрен җиткерделэр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.