Һәр өлкән кеше исенә төшерсен –ул да балачактан"пәйда" булган

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Беренче июнь - Балаларны яклау көне - Азнакай шәһәре ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре өчен гөмерлеккә исләрендә калыр. Чөнки алар бу көнне  күпбалалы Исаевлар гаиләсендә кунакта булдылар. Бу балаларга карап сокланып туя алмассың. Бүләкләрне күргәч тә, дүртесе дә шулкадәр сөенеп куйдылар, ирексездән үзеңнең кечкенә вакытыңны искә төшереп аласың. Чөнки без барыбыз да балачактан  барлыкка килгәмбез. Бу бәйрәм өлкәннәргә искәртү - без балаларның тормышка,  белем алуга, ял итүгә хокукларын якларга тиешбез.

Һәм без бик шат,  кечкенә кешенең - кечкенә хыялын тормышка ашырдык. Әлеге бәйрәмдә бүләк ителгән зонт җил-давылдан һәм яңгырдан  аларны сакласын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International