ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Җиңү көне – Рәсәй халкы тарафыннан иң нык хөрмәтләп искә ала торган бәйрәмнәребезнең берсе. Әлеге көнне күкрәкләребезгә Георгий тасмалары тагып, без илебез азатлыгы, тыныч күк йөзе өчен гомерләрен кызганмаган ватандашларыбызның якты истәлеген яңартабыз.

Җиңү көне бәйрәме якынлашкан көннәрдә Рәсәебезнең барлык шәһәрләрендә “Георгий тасмасы” акциясе колач җәя. Волонтерлар Бөек Җиңү символын теләге булган һәр кешегә бушлай өләшә.

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Мәмсә авылында яшәүче Гарифә Касыймованы 100 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

23 апрель көнне  Югары Ослан муниципаль районында Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә җирле үзидарә көне кысаларында тантаналы рәвештә ундүрт яше тулган сигез Россия Федерациясе гражданнарына паспорт тапшырдылар.

Арча районы ГХАТ бүлеге кысаларында  гаиләләренең бриллиант, таш туйларын уздыручы Нәкыйп һәм Рауза Нурисламовлар, Наил һәм Нәсимә Гарифуллиннар  гаиләләрен тәбрикләү бәйрәме узды. Күп еллар бергә гомер итү өчен сабырлык, бер-береңә караты ихтирам кирәк. Бүгенге геройларыбыз да бергә пар канатлар булып, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны, кайгыларны уртак итеп яшәүчеләр.

2018 елның 24 апрель көненнән “Георгий тасма» акциясе старт алды.


23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

23 апрельдә  Сарман районының Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда 14 яше тулган яшь гражданнарга Россия паспортын тапшыру тантанасы үтте. Иң элек музей директоры Дания Кәшипова паспортның килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Аннан кыска метражлы документаль фильм күрсәтелде. Паспорт алучыларны гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина котлады,  миграция хезмәтенең район бүлеге өлкән инспекторы Гөлнара Фатихова укучыларга шәхесләрен раслаучы төп документларны тапшырды, иң изге теләкләрен юллады.

20 апрель көнне Зәй шәһәренең «Энергетик» мәдәният йортында “Гаилә – ул барлык кыйммәтләрдәндә зур” дигән конкурс булып узды. Конкурс мираси байлык, гаилә гореф-гадәтләрен саклау нияте белән үткәрелде.

Кайбыч районы ГХАТ бүлеге “Өмет” социаль психологик үзәге белән берлектә гаиләгә һәм балага психологик ярдәм күрсәтү йөзеннән чара үткәрде. Биредә 8 ата-ана катнашты. Гаиләдән әти-әни генә түгел, ә аларның парлап катнашуы чараны оештыручыларны бик сөендерде. Әлеге чарада “Общее дело” иҗтимагый оешмасы видеоязмалары да кулланылды.

Әлеге түләү быелның 1 гыйнварыннан билгеләнә башлады. Аны алу өчен Россия гражданлыгың булу һәм илдә даими яшәү зарур. Базарлы Матакта яшәүче  Ирина Тихоновага да беренче баласы өчен әлеге түләү билгеләнгән. Ирина әлеге түләүнең үзләре өчен бик кулай булуын әйтә. Чыннан да, бала үстерүче гаиләләрнең мәшәкатьләре-чыгымнары бик күп бит. Балага яшь ярым булганчы түләнә торган бу пособие керемнәре зур булмаган гаиләләр өчен сизелерлек ярдәм булыр.

23 апрельдә Түбән Кама ГХАТ идарәсе педагогия көллияте студентларын узендә кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International