ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Тимирясев исемендәге Казан иннавацион университетының Түбән Кама филиалы юридик факультеты студентлары Түбән Кама ГХАТ идарәсенә практикага килделәр.

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы»ның дәресләре дәвам итә.


22
апрель, 2018 ел
якшәмбе

Яз килү белән бар тирә-юнь уяна, беренче кояшлы көннәр белән куана. Бакчалар чәчәккә күмелә, җылы язгы җил чәчләрне иркәли, һава яңа үсеп чыккан үлән-чәчкә исе белән тула. Туй кебек тантаналы көн өчен ничек инде шундый вакытны сайламыйсың ди?!

Бу көнне урамның юбиляр гаилә парларын хөрмәтләделәр. Акбашевлар Шамил Шәүкәт улы һәм Раушания Миннефаиз кызы гаиләсе үзләренең фарфор туйларын, Галәвиевлар гаиләсе Илгизәр Исмәгыйль улы һәм Әлфия Фәйзи кызы коралл( мәрҗән) туйларын, Шәймехаметовлар  Рәис Таһир улы һәм Илсөяр Әмир кызы гаиләсе аметист туйларын билгеләп үтәләр. Татарстан Республикасы Әгерҗе районы “ Әгерҗе шәһәре” башкарма комитеты җитәкчесе И. С. Сафаров ТР Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы В.В. Макаровның Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләкләрен тапшырды.   Тантана мул табын артында бәйрәм концерты белән тәмамланды.

Икеләтә шатлык, икеләтә бәхет! Айнур белән Азалия - Гильмановлар Илгизәр белән Миләүшә гаиләсендә беренче балалар. 

Игезәк бала ата-аналары булу бик горур исем, мондый исем алган ата-аналар өчен без бик шат. Көтеп алынган бу балаларга нык сәламәтлек һәм бәхетле озын тормыш телибез!

2018 нче елның 22 нче апрелендә Яр Чаллы шәһәренең Татар драма театрында “ Татарстан Республикасының зөбәрҗәт кәләше” исемен бирү буенча  Татарстан Республикасы Бөтенроссия Кәләшләр Фестиваленең региональ туры узды.  Катнашучының кияүдә булуы һәм аның  дефиле, киемне стильләштерү һәм сөйгән кешеңә яратуыңны аңлату кебек  этапларны  үтүе- конкурсның төп таләбе  иде. Менделеевсктан  11 нче номер астында Ильмира Габделганеева чыгыш ясады.


21
апрель, 2018 ел
шимбә

 Минзәлә районы Иске Матвеевка авыл җирлегендә яшәүче Сайделгилем Сафа улы һәм Рабига Динмөхәммәт кызы Шакировлар гаиләсе шушы көннәрдә зуо юбилей – 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Бу гаилә авыл халкы арасында зур игүтирамга лаек. Алар гомер буе авылда яшәп, фермада терлек караучы булып эшләгән кешеләр. Сайделгилем абый 43 ел, Рабига апа 42 ел гомерен терлекчелеккә багышлаган.

21 апрелендә Лениногорск шәһәре Мәдәният сараенда җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы кичә уздырылды.  Монда районның барлык җирле үзидарә вәкилләре бер-берсен котларга дип җыелды. Профессинал бәйрәм белән коллегаларны шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Тимаков котлады. Үз чыгышында ул муниципаль эшчеләренең ни дәрәҗәдә җаваплы эш алып барганлыкларын искәртеп узды һәм хезмәттәшләргә нәтиҗәле һәм намуслы эшләре очен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Экологик айлык үткәрү кысаларында һәм "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башлыгы, Лениногорск шәһәре мэрының ""Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге әйләнә-тирәсен санитар чистарту айлыгын үткәрү турындагы боерыгын үтәп 2018 елның 21 апрелендә Лениногорск шәһәре һәм районында Бөтенроссия экологик субботнигы оештырылды. Бу эштә барлык оешмалар да актив катнашты. Шәһәребезнең ГХАТ бүлеге коллективы да читтә калмады. Бүлек белгечләре коралланып үзенә беркетелгән әйләнә-тирәсен чүпләрдән арындырды.

    Ел да язын һәм көзен Яр Чаллы шәһәрендә субботниклар уза. 2018 елдың 21 апрелендә ГХАТ идарәсе хәзмәткәрләре дә шәһәркүләм җыештыруда катнаштылар: Тантаналар сарае яны территориясен чистарттылар, агачлар һәм бердюрларны агарттылар, чәчәкләр утыртуга ңирләр әзерләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International