Менделеевсктан Ильмира Габделганеева “Сапфир кәләш-2018” номинациясендә җиңүче

2018 елның 22 апреле, якшәмбе

2018 нче елның 22 нче апрелендә Яр Чаллы шәһәренең Татар драма театрында “ Татарстан Республикасының зөбәрҗәт кәләше” исемен бирү буенча  Татарстан Республикасы Бөтенроссия Кәләшләр Фестиваленең региональ туры узды.  Катнашучының кияүдә булуы һәм аның  дефиле, киемне стильләштерү һәм сөйгән кешеңә яратуыңны аңлату кебек  этапларны  үтүе- конкурсның төп таләбе  иде. Менделеевсктан  11 нче номер астында Ильмира Габделганеева чыгыш ясады. Ул  “ Аммоний” АҖ нең икътисад бүлегендә эшли һәм позитив, мәрхәмәтле, җиңел аралаша торган, ярдәмчел кеше. 2013 нче елда Бөтендөнья җәйге универсиадасында волонтер булып катнашкан.  Булачак ире белән ул“ Аммоний” АҖ те предприятиясендә, бию конкурсына әзерләнгәндә  танышкан. Конкурс йомгагы буенча Менделеевсктан  Ильмира Габделганеева “Сапфир кәләш-2018” номинациясендә җиңүне яулады һәм  “Зөбәрҗәт кәләшнең” махсус призына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International