Түбән Кама ГХАТ идарәсендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы»ның дәресләре дәвам итә. Чираттагы чараны 11 һәм 16 мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары белән Түбән Кама ГХАТ идарәсе башлыгы урынбасары Сагитова Гүзәл Ислам кызы үткәрде. Ул укучыларны ГХАТ идарәсенең 100 еллык тарихы турында сөйләде. ГХАТ идарәсенең хезмәткәрләре нинди актлар тутыруларын аңлатты. Балалар элекке һәм бүгенге көндә алып барыла торган актлар китабы белэн таныштылар. Чара ахырында укучылар туганлык җепләре турында кроссворд чиштеләр.