60 ел кулга кул тотынып үткән гомер

2018 елның 21 апреле, шимбә

 Минзәлә районы Иске Матвеевка авыл җирлегендә яшәүче Сайделгилем Сафа улы һәм Рабига Динмөхәммәт кызы Шакировлар гаиләсе шушы көннәрдә зуо юбилей – 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Бу гаилә авыл халкы арасында зур игүтирамга лаек. Алар гомер буе авылда яшәп, фермада терлек караучы булып эшләгән кешеләр. Сайделгилем абый 43 ел, Рабига апа 42 ел гомерен терлекчелеккә багышлаган.

Шакировлар гаиләсе –зур гаилә. Алар 5 бала тәрбияләп үстергән. Хәзергесе көндә аларның 8 оныклары, 3 оныкчыклары бар. Юбилей уңаеннан аларны котларга авыл җирлеге җитәкчесе айрат Нуриев, районның ГХАТ бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова килде.

 60 ел гомерләрен бер берсенә багышлап, үрнәк балалар тәрбияләп үстергәш кешеләр ихтирамга лаек, яшб буын өчен үрнәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International