Язгы көннәрдә Азнакай шәһәре буйлап өмәләр булып узды. Барлык оешма һәм учреждение кешеләре катнаштылар, алар яраткан шәһәрне тәртипкә китерделәр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә бу акциядән читтә калмадылар. Бүлек бинасы янындагы территорияны чистартып һәм матурлап куйдылар.
Укучылар гаилә хокукы дәресе кыссыларында, юридик факультеты башлыгы Никитин Андрей Геннадий улы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең җитәкчесе Шавалеева Альбина Рафаиль кызы җитәкчелегендә гаилә юбилеендә булдылар һәм ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге белән танышып киттеләр.
20 нче апрельдə Җирле үзидарә көне бəйрəме алдыннан, Югары Ослан гимназиясенең укучылары өчен ГХАТ бүлеге “Ачык ишекләр көне” үткәрде. Бу чараның максаты – җирле үзидарә институтының дәрәҗәсен арттыру, югары сыйныф укучыларының хокукый культурасын формалаштыру, аларны гаилә тормышына хәзерләү һәм район ГХАТ бүлеге эшчәнлеге белән таныштыру иде.
Быелгы яз әле безне җылы көннәре белән куандырмады, ә менә районның төп сәхнәсендә шушы көннәрдә чын-чынлап җылы иде. Искиткеч бай тарихлы һәм гореф-гадәтдәрне саклап килүче, бергә озын гомер кичергән гаиләләрне күреп булды.
2018 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында Балалар Думасы “Дублер-2018” көне уздырды. Район ГХАТ бүлегендә дә булачак хөкүмәт хезмәткәрләре эшләде. Алар бүлекнең эш планы, компьютер программалары белән таныштылар һәм халык кабул итүдә катнаштылар.
Еш кына ир-ат белән хатын-кыз арасында беренче караштан ук ниндидер сихри хис уяна. Алар бер-берсен танып алалар һәм бер-беренә тиң булуларын аңлыйлар. Шундый ук сихри хис Александр белән Юлия арасында да уяна.
2018 елның 19 нчы апрель көнендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Тантанага икенче балалары туган 3 бәхетле гаилә чакырылган иде. Арча һәм Әтнә районара пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе Нурмөхәмәтова Р.И. әти-әниләрне бу шатлыклы вакыйга белән котлап документларын тапшырды һәм сертификатны ничек һәм нәрсәгә кулланып булуын аңлатты.
Бөек философ Гиппократның “Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы” дигән әйтем бар халыкка да яхшы таныш.
“Синең файдаңа” дип исемләнгән хәйрия фонды “Сабыйларга тартма” хәйрия акциясен гамәлгә ашыра. Шушы акция кысаларында күп балалы Барсуковлар гаиләсендә күптән түгел генә дөньга килгән сабыйга бүләк тапшырдылар. Әлеге тартмада яңа туган сабый өчен барлык кирәк - ярак та бар. Бу акцияңең максаты күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яңа туган сабыйларга һәм аларңың әти-әниләренә матди яктан ярдәм итү булып тора.
Бүген, 20 апрель көнне Биектау муниципаль район Советының утырышлар залында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы җыелыш булды. Хакимият өлкәсен үстерүгә зур олеш керткәннәргә бүләкләр тапшырылды. Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән ЗАГС бүлеге җитәкчесе Нурзидә Җиһаншина бүләкләнде.