“Синең файдаңа” дип исемләнгән хәйрия фонды “Сабыйларга тартма” хәйрия акциясен гамәлгә ашыра. Шушы акция кысаларында күп балалы Барсуковлар гаиләсендә күптән түгел генә дөньга килгән сабыйга бүләк тапшырдылар. Әлеге тартмада яңа туган сабый өчен барлык кирәк - ярак та бар. Бу акцияңең максаты күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яңа туган сабыйларга һәм аларңың әти-әниләренә матди яктан ярдәм итү булып тора.