Быелгы яз әле безне җылы көннәре белән куандырмады, ә менә районның төп сәхнәсендә шушы көннәрдә чын-чынлап җылы иде. Искиткеч бай тарихлы һәм гореф-гадәтдәрне саклап килүче, бергә озын гомер кичергән гаиләләрне күреп булды. Катнашучылар үзләренең тормыштагы мөһим вакыйгалар күрсәттеләр. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны ике гаилә бүлеште: Алат авылыннан Шакировлар гаиләсе һәм Мәмдәл авылыннан 60 ел бергә яшәгән Галиевлар. Икенче урынны Чыпчык авылыннан Нигматуллинар гаиләсенә барелде.