19 апрель көнне җирле үзидарә көне бәйрәме кысаларында, ФОК «Чемпион»да чираттагы спорт чарасы «Күңелле стартлар» узды. Чарада Югары Ослан муниципаль районы хезмәткәрләре, җирле үзидарә органнары катнаштылар, шул исәптән ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре. Уртак бәйрәмнәрне бергә бәйрәм итү һәм күңел ачу мөгаен якынайтадыр. Нәкъ менә шуңа күрә районда район хезмәткәрләре арасында спорт бәйрәмнәрен үткәрү гадәткә керде.
19 апрель көнне хезмәт ветераны Мөнәвәрә Якуп кызы Хакимова Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Иске Урыссу авылында балалары, оныклары һәм авылдашлары белән бергәләп 90-нчы туган көнен каршылады. Аны бу матур бәйрәме белән район ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре котлады һәм бүләк тапшырды.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2018 нче елның 19 апреленда көнне 25 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бәйрәмне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова ачты. Шулай ук тантанада паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина, Үзәк, Комсомол һәм Автозавод УФМС бүлегенең белгеч-экспертлары катнаштылар.
Өлкән класстагы укучылар җитәкчеләр эшен үз җилкәләрендә тойдылар. Бер көнгә хәтта район Башлыгы вазифасын да башкардылар. Азнакай районы ГХАТ бүлеге җитәкчесенең эшен җентекләп өйрәнделәр. Алар бергәләп халыкны кабул иттеләр һәм гражданлык хәле актларын теркәделәр.
2018 елның 19 апрель көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең Кама төзелеш көллияте укучылары өчен экскурсия-лекция үткәрделәр. Бу экскурсия – лекцияне ГХАТ идарәсе хезмәткәре Хаметшина Анастасия уздырды.
Бүген Кама балалар медицина үзәгендә тантаналы ревештә Расул Сайфуллиның бала тууны теркәү тантанасы узды. Мондый тантаналы очрашуны туганнары, әти-әниләре оештырды.Сайфуллин гаиләсендә ул – икенче көтеп алынган бала. Тантаналы рәвештә – Расулның беренче дәүләт документы тапшырылды.
Аны президент Владимир Путин исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расыйх Закирҗанов, “Балкыш” тернәкләндерү үзәге директоры Рөстәм Равилин да килгән иде. Һәркайсы аңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш телэп үзлэренен матур теләклэрен җиткерделэр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
2018 елның 18 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 61 Чаллы гаиләсе алды.
“Ныклы гаилә – көчле Россия” - Баулы районы ГХАТ бүлегендә үткән Гаилә дәресенең темасы шундый иде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова укучыларга“Ныклы гаилә” проекты турында сөйләде, гаилә традицияләрен саклап калу мөһим бурыч булуын аңлатты, ГХАТ бүлегенең тарихы, бурычлары һәм максатлары, гражданлык хәле актлары, гаилә турындагы законнарның хокукый нигезләре хакында сөйләде. Укучылар әңгәмәдә теләп һәм актив катнаштылар, төрле сораулар бирделәр. Архив белән танышу да балаларга файдалы булды.
2018 елның 2 апрелендә Татарстанда #ЭКОяз-2018 экологик ике айлык старт алды. Ул җәмәгатьчелекнең игътибарын экологик проблемаларга, аңа булышлык күрсәтү, хәлен яхшыртуга юнәлгән.
Әлеге чарага 18 енче апрель көнне Теләче районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге дә кушылды.