. Өлкән класстагы укучылар җитәкчеләр эшен үз җилкәләрендә тойдылар. Бер көнгә хәтта район Башлыгы вазифасын да башкардылар. Азнакай районы ГХАТ бүлеге җитәкчесенең эшен җентекләп өйрәнделәр. Алар бергәләп халыкны кабул иттеләр һәм гражданлык хәле актларын теркәделәр. Дублерлар ГХАТ эшчәнлеге турында күп файдалы мәгълүмәтләр алдылар. Бугенге чараны йомгаклау администрациянең киңәшмәләр залында район җитәкчеләре белән берлектә үтте.Дублерлар мондый мөмкинчелектән файдалана алу бәхетенә ирешүгә бик канәгать булдылар.