Югары Ослан муниципаль районында күңелле стартлар

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

    19 апрель көнне  җирле үзидарә көне бәйрәме кысаларында, ФОК «Чемпион»да чираттагы спорт чарасы «Күңелле стартлар» узды. Чарада Югары Ослан муниципаль районы хезмәткәрләре, җирле үзидарә органнары катнаштылар, шул исәптән ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре. Уртак бәйрәмнәрне бергә бәйрәм итү һәм күңел ачу мөгаен якынайтадыр. Нәкъ менә шуңа күрә районда  район хезмәткәрләре арасында спорт бәйрәмнәрен үткәрү гадәткә керде.

 Стартта 3 команда Югары Ослан муниципаль районының Совет һәм Башкарма комитеты, Финанс-бюджет Палатасы, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре  катнашты. Әлеге ярыш  спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәме булды.  «Күңелле старт»та катнашып без  үзебезне зур, бердәм гаилә итеп тойдык! Барыбызда да бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калды,бәйрәм бик кызык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International