“Ныклы гаилә” проекты кысаларында Баулы районы ГХАТ бүлегендә Гаилә дәресе үтте

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

“Ныклы гаилә – көчле Россия” - Баулы  районы ГХАТ бүлегендә  үткән Гаилә  дәресенең темасы шундый иде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова укучыларга“Ныклы гаилә” проекты  турында сөйләде, гаилә традицияләрен саклап калу  мөһим бурыч булуын аңлатты, ГХАТ бүлегенең тарихы, бурычлары һәм максатлары, гражданлык хәле актлары, гаилә турындагы законнарның хокукый нигезләре хакында сөйләде. Укучылар әңгәмәдә теләп һәм актив катнаштылар, төрле сораулар бирделәр.  Архив белән танышу да балаларга файдалы булды.

Мондый очрашуларның төп максаты яшьләрдә гаилә тормышына уңай һәм җаваплы караш, гаилә кыйммәтләрен дөрес аңлауны формалаштыру,  шулай ук яшь буынның гаилә законнары өлкәсендә хокукый белемен күтәрү тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International