19 апрель көнне хезмәт ветераны Мөнәвәрә Якуп кызы Хакимова Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Иске Урыссу авылында балалары, оныклары һәм авылдашлары белән бергәләп 90-нчы туган көнен каршылады. Аны бу матур бәйрәме белән район ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре котлады һәм бүләк тапшырды.