2018 елның 19 апрель көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең Кама төзелеш көллияте укучылары өчен экскурсия-лекция үткәрделәр. Бу экскурсия – лекцияне ГХАТ идарәсе хезмәткәре Хаметшина Анастасия уздырды.
Укучыларны Тантаналар сарае бинасы буенча уздырдылар, дәүләт бүләкләрен тапшыру, ярәшү, исем кушу, юбилей туйлар бәйрәмнәре турында сөйләделәр, ГХАТ идарәсе эшчәнлеге турында белешмәләр бирделәр.