21 апрелендә Лениногорск шәһәре Мәдәният сараенда җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы кичә уздырылды. Монда районның барлык җирле үзидарә вәкилләре бер-берсен котларга дип җыелды. Профессинал бәйрәм белән коллегаларны шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Тимаков котлады. Үз чыгышында ул муниципаль эшчеләренең ни дәрәҗәдә җаваплы эш алып барганлыкларын искәртеп узды һәм хезмәттәшләргә нәтиҗәле һәм намуслы эшләре очен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук тантана барышында Сергей Тимаков Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге белгече Гиниятуллина Наталья Иван кызына намуслы эше өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Кичә шәһәрнең үзешчән сәнгать артистлары башкаруындагы җырлар һәм матур биюләр белән бизәлде.