Инде менә 3 нче пар игезәк балалар тууы Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә рәсми рәвештә теркәлде

2018 елның 22 апреле, якшәмбе

Икеләтә шатлык, икеләтә бәхет! Айнур белән Азалия - Гильмановлар Илгизәр белән Миләүшә гаиләсендә беренче балалар. 

Игезәк бала ата-аналары булу бик горур исем, мондый исем алган ата-аналар өчен без бик шат. Көтеп алынган бу балаларга нык сәламәтлек һәм бәхетле озын тормыш телибез!

Бу гаиләне ГХАТ бүлеге белгечләре чын күңелдән котлап, аларга бәхет, тыныч тормыш, иминлек телиләр.  Һәрбер яңа туган көннәре җылылык, балаларның шат тавышы һәм ата-аналарның мәхәббәте белән тулып торсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International