2018 нче ел бөек язучы Лев Толстой елы буларак игълан ителде, шул уңайдан Әгерҗе шәһәренең Лев Толстой урамында урам бәйрәме үткәрелде

2018 елның 22 апреле, якшәмбе

Бу көнне урамның юбиляр гаилә парларын хөрмәтләделәр. Акбашевлар Шамил Шәүкәт улы һәм Раушания Миннефаиз кызы гаиләсе үзләренең фарфор туйларын, Галәвиевлар гаиләсе Илгизәр Исмәгыйль улы һәм Әлфия Фәйзи кызы коралл( мәрҗән) туйларын, Шәймехаметовлар  Рәис Таһир улы һәм Илсөяр Әмир кызы гаиләсе аметист туйларын билгеләп үтәләр. Татарстан Республикасы Әгерҗе районы “ Әгерҗе шәһәре” башкарма комитеты җитәкчесе И. С. Сафаров ТР Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы В.В. Макаровның Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләкләрен тапшырды.   Тантана мул табын артында бәйрәм концерты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International