Балтач районы ГХАТ бүлегендә килүчеләрнең барысына да Георгий тасмасы тапшырылды

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Җиңү көне – Рәсәй халкы тарафыннан иң нык хөрмәтләп искә ала торган бәйрәмнәребезнең берсе. Әлеге көнне күкрәкләребезгә Георгий тасмалары тагып, без илебез азатлыгы, тыныч күк йөзе өчен гомерләрен кызганмаган ватандашларыбызның якты истәлеген яңартабыз.

Җиңү көне бәйрәме якынлашкан көннәрдә Рәсәебезнең барлык шәһәрләрендә “Георгий тасмасы” акциясе колач җәя. Волонтерлар Бөек Җиңү символын теләге булган һәр кешегә бушлай өләшә. Бүгенге көндә май бәйрәмнәре чорында күкрәккә Георгий тасмасы тагу, заманча модалы аксессуар кебек кабул ителсә дә, каршылыклы фикерләр тудырмый. Җиңүне, батырлык һәм кыюлык төсен тасвирлаучы Георгий тасмасының тарихын бик азлар беләдер мөгаен. Бөек җиңү көненең зур танылу алган символы – Георгий тасмасы, Изге Георгий орденына, Георгий тәресе һәм Георгий медаленә беркетелгән. Шулай ук әлеге тасманы рус император гвардиясе һәм Георгий флагы белән бүләкләнгән корабль матрослары үзләренең баш киемнәренә дә такканнар.  Ике төстән эшләнгән тукыма, май аеның атрибуты 1769 елның 26 ноябреннән кулланышка кергән. Бүген, 24 апрель көнне Балтач районы ГХАТ бүлегендэ килүчеләрнең барысына да Георгий тасмасы тапшырылды. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 73 еллыгы һәм “Язгы игелек атнасы #игелекле Татарстан” акцияләре кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International