20 апрель көнне Зәй шәһәренең «Энергетик» мәдәният йортында “Гаилә – ул барлык кыйммәтләрдәндә зур” дигән конкурс булып узды. Конкурс мираси байлык, гаилә гореф-гадәтләрен саклау нияте белән үткәрелде.
Конкурста катнашучылар гаиләләренең гореф-гадәтләре, кызыклы вакыйгалары турында сөйләде. Шулай ук конкурсантларның җыр-бию, төрле националь ризыклар пешерү осталыкларына да бик зур бәя бирелде.
Конкурста катнашкан гаиләләр истәлекле буләкләр белән тәбрикләнде.