Яшь сарманлыларга паспорт тапшыру тантанасы

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

23 апрельдә  Сарман районының Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда 14 яше тулган яшь гражданнарга Россия паспортын тапшыру тантанасы үтте. Иң элек музей директоры Дания Кәшипова паспортның килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Аннан кыска метражлы документаль фильм күрсәтелде. Паспорт алучыларны гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина котлады,  миграция хезмәтенең район бүлеге өлкән инспекторы Гөлнара Фатихова укучыларга шәхесләрен раслаучы төп документларны тапшырды, иң изге теләкләрен юллады. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Гөлүсә Харисова да Россиянең тулы хокуклы гражданнарына истәлек бүләкләре тапшырды, ихлас котлауларын ирештерде. “Георгий тасмасы” акциясе кысаларында тантанада катнашучы һәркем георгий тасмалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International