Котлы булсын туегыз!

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Арча районы ГХАТ бүлеге кысаларында  гаиләләренең бриллиант, таш туйларын уздыручы Нәкыйп һәм Рауза Нурисламовлар, Наил һәм Нәсимә Гарифуллиннар  гаиләләрен тәбрикләү бәйрәме узды. Күп еллар бергә гомер итү өчен сабырлык, бер-береңә караты ихтирам кирәк. Бүгенге геройларыбыз да бергә пар канатлар булып, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны, кайгыларны уртак итеп яшәүчеләр.

Юбилярлар Арча районы ЗАГС бүлегенең “Дан китабына” имзаларын куйдылар, күп еллар бәхетле яшәү сере белән дә уртаклаштылар. Центральный территориаль җәмгыятьчелек үзидарәсе җитәкчесе – Хәмидуллина Р.Ш., питомник территориаль җәмгыятьчелек үзидарәсе җитәкчесе – Сабиров И.З. юбилярларны котлап, аларга сәламәтлек, озын гомер теләп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International