23 апрель көнне Югары Ослан муниципаль районында Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә җирле үзидарә көне кысаларында тантаналы рәвештә ундүрт яше тулган сигез Россия Федерациясе гражданнарына паспорт тапшырдылар.
Тантаналы тɵстə район җитəкчелəре, әти-әниләре һәм дуслары каршында документ алу, яшь гражданнарга илебезнең тулы хокуклы граҗданины булуын аңлаттылар.
Изге һəм матур телəклəрен Татарстан Республикасында Федераль меграция хезмәте идарәсенең Югары Ослан районындагы бүлекчәсе башлыгы Марсель Давлетшин паспортны тапшырганда балаларны бу истәлекле көн белән котлады,аларга паспортларын кадерләп сакларга, Россия Федерациясе гражданинының хокук һәм бурычларын үтәүләрен,укуларында уңышлар һәм киләчәккә ышаныч белән карауларын теләде.
Югары Ослан районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова да мәктәп балаларын беренче паспорт алулары белән котлады һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Паспорт алган көнне кеше үз гомерендә иң әһәмиятле көн дип саный ала. Ышанасы килә - бу көн яшь гражданнарның да күңелләрендә сакланыр.