Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Мәмсә авылында яшәүче Гарифә Касыймованы 100 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Гарифә апа 1918 елда Күлтәстә туган. Мәмсә егете Габделмәлик Касыймов белән аны димләп таныштырганнар. Шушы авылга кунакка килеп йөргән кызга, күрәсең, егетнең күптән күзе төшеп йөргән. Яшьләр 1941 елны өйләнешәләр. Ире 1945 елның ноябрендә сугыштан исән–сау әйләнеп кайта. Тату яши гаилә. Бергәләп колхоз эшенә йөриләр, тормыш йөген тартып баралар.
Гарифә әби 100 яшьлек юбилеена да бик матур, сокланырлык итеп килеп җиткән. Кадер–хөрмәттә, балалары, оныклары, онык чыкларының мәхәббәтен тоеп яши ул.