Әле күптән түгел генә, 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын алган иде кебек.Күз ачып йомган арада биш ел гомер узып киткән дә, ил башлыгының тагын бер рәхмәт хаты килгән. Юбилярга аны башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов тапшырды. Тышына «Мәскәү. Кремль» дип язылган конвертны беренче тапкыр гына кулына алуы булмаса да, Гөлҗиһан апа котлауга сабый баладай шатланды. Изге теләкләрен ирештерергә дип авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев та килде, балалары һәм оныклары җыелды.
Сарман районы Рангазар авылында гомер кичерүче, тыл һәм хезмәт ветераны - Нуриәхмәтова Фәһимә Гамирҗан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгының истәлек бүләген аңа район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тапшырды.
Минзәлә шәһәрендә урнашкан балалар сәнгать мәктәбендә, 25 апрель көнне районның 47 укучысына тантаналы шартларда паспорт тапшырылды. Әлеге мөһим документны аларга, кулларын кысып һәм иң изге теләкләрен җиткереп, районныбызныь башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Н.Бикеева, ГХАТ бүлеге мөдире А.Куприянова, “Бердәм Россия”партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Е.Сысоева, миграция бүлеге җитәкчесе Г.Плотникова тапшырды. Шулай ук укучыларны котларга мәктәп директорлары, укытучылар һәм әти-әниләр килгән иде.
Чакырылган кунакларга яшьләр өчен уйнатыла торган Марш мендельсоны уйнатылды. Барлык парларга да 50-еллык юбилейга җитү бәхете туры килми. Бүгенге кебек чакырылган матур Казан гаиләләре аерым бер хөрмәтккә һәм игътибарга лаеклы.
Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың. Бөек җиңү көне уңаеннан Балтач районы ГХАТ бүлеге, ФМС хезмәте белән берлектә 14 яше тулган яшүсмер балтачлыларга паспорт тапшырдылар. Тантаналы чара Балтач районы Карадуган авылында Муса Җәлил һәм Себер тракты тарихы музеенда узуы белән дә истәлекле булды.
Һәрвакыттагыча 2018 елда да Казан шәһәрендә “Нечкәбил” конкурсы булачак. “Ныклы гаилә” кысаларында Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов канаты астында үткәрелә торган бу конкурста Түбән Кама ГХАТ идарәсе хезмәткәре Айгөл Фазлыева катнашачак.
25 нче апрель көнне, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының ГХАТ бүлеге Бөек Җиңүнең 73 еллыгы алдыннан уза торган бөтенроссия "Георгий тасмасы" акциясенә кушылды.
Георгий тасмасы - барысы да фронт өчен , ветераннарга дан,ихтирам һәм хөрмәт, Бөек Җиңүгә горурлык символы булып тора!
25 апрель – Бөтендөнья Халыкара Кызлар көне буларак билгеләп үтелә.
24 апрель көнне Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Фатыйма Камалова 90 яшен тутырды.
Аны гомер бәйрәме белән якыннары район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Артем Галеев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Кече Кибәхуҗа авылы җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин котлады. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Радик һәм Роза Шариповлар гаиләсендә икенче, өченче сабыйлары: уллары дөньяга аваз салды. Бәхетле әти-әни улларына Кемаль һәм Камаль дип исем кушты. Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шайхутдинова яшь гаиләне котлап гаилә бәхете, иминлек, тигезлек, ә сабыйларга сәламәтлек, бәхетле киләчәк теләде.