ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2018 ел
җомга

Баулы  ГХАТ бүлегендә 100 нче бала теркәлде. Ул Николай һәм Әлфия  Подвысоцкие гаиләсендә туган ир бала булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага  Илья дигән исем бирделәр. Илья гаиләдә икенче бала, аның Алексей исемле абыйсы бар.

Азнакай ГХАТ бүлегендә, “Семьяведение” курсы буенча, 2 нче һәм 4 мәктәп  укучылары өчен экскурсия булып үтте.

Укучыларга тантаналы залны күрсәтеп, туй тантанасын ничек итеп үткәрүен сөйләп киттеләр. Әмма яшүсмерләр өчен, иң кызыгы, бүлекнең башлыгы Хәйретдинова Әлфинур метрик китаплар турында һәм  хәзерге вакытта гражданлык хәле актларын теркәү турында чыгыш булды һәм архив белән танышуы.

      Бүген үзенең 95 яшьлеген билгеләп үтә Биектау районы Дөбъяз авылында яшәүче Баязитова Фатыйма Гомәр кызы. Юбилее белән котларга аны район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров һәм авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Низамов килделәр. Тыл хезмәтчәненә Россия Федерациясе Президентының хатын һәм  район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Фатыйма апага ныклы сәламәтлек һәм аяз күк йөзе теләделәр.

27 апрель көнне Питрәч ГХАТ булегендә гади булмаган туй булды. Кияү – балалар хоккей командасы тренеры. Яшьләр язылышып чыккач, аларны хоккеистлар һәм әти-әниләр каршы алдылар.

“Минем гаиләм – минем байлыгым” проекты кысаларында Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге  туй фотосурәтләре күргәзмәсен оештырды һәм концерт программасында актив катнашты.


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Музей-тыюлыкның Истәлек билгесендә 14 яшь тулган яшүсмерләргә һәм кызларга паспортлар тапшыру уңаеннан “Я гражданин России – мин Татарстан баласы” дигән тантана булды.

Чараны “Татарстанның музейлар язы – 2018” акциясе кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча миграция пункты оештырды. Мөһим документны министрлыкның Спас районы буенча бүлегенең миграция пункты җитәкчесе Екатерина Фәйзелгатова, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов һәм Эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Рәфыйк Җәләетдинов тапшырды.

2018 елның 25 апрелендә Чистай муниципаль районының ГХАТ бүлеге Гильмутдиновлар гаиләсен зөбәрҗәт юбилейлары белән котлады. Алар мәхәббәттә һәм бердәмлектә 55 ел гомерләрен уздырдылар.

      2018 елның 25 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 77 Чаллы гаиләсе алды.

Бу зур вакыйгада әтиләр Советы рәисе Олег Фомин,  туган як музей җитәкчесе Ольга Кладова, паспорт өстәле җитәкчесе Светлана Скворцова һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Валентина Увакина катнашты. Ә музыкаль номер малайларга һәм кызларга  Алсу Нәҗми бүләк итте.

     26 апрель көнне Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә “Георгий тасмасы” дип исемләнгән  патриотик акция старт алды.  Бу көнне сугыш ветераннары, сугышта һәлак булганнарга хөрмәт һәм ихтирам йөзеннән районның  яшь парына: Анна һәм  Айдар Хазеевларга тантаналы рәвештә Георгий тасмалары тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International