2018 елның 25 апрелендә Чистай муниципаль районының ГХАТ бүлеге Гильмутдиновлар гаиләсен зөбәрҗәт юбилейлары белән котлады. Алар мәхәббәттә һәм бердәмлектә 55 ел гомерләрен уздырдылар.
Бу тантаналы көнне зөбәрҗәт юбилярларны аларның иң якын кешеләре котларга килде.
Гольшат Гаряфутдин кызы һәм Минахмет Миншакир улына туганнарыннан бүләкләр тапшырылды. Шулай ук алар почетлы юбилярлар китабына кулларын куйдылар.