5 майда, Бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында, ГХАТ идарәсе белгечләре шушы көнне никахларын теркәгән парлар һәм №31 гимназия укучылары белән, «Хәтер вахтасына» кушылдылар, Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә Бөек Җиңүнең Монументына чәчәкләр куйдылар.
2018 елның 4 маенда Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә игезәкләргә исем кушу тантанасы узды.
Александр Васильевич белән Анна Владимировна кояшлы Мордовиянең Ново-Ямская авылында туып усәләр. Бер ук сыйныфта укыйлар. Александрны армиягә алгач, гомер буе бергә булырга ияләшкән яшьләр беренче тапкыр бер-берсеннәң аерылышырга мәҗбур булалар. Совет армиясендә хезмәт иткән яшь солдат узенен сөйгәнен өнытмый, ана еш кына мәхәббәт тулы хатлар жибәрә. Сөйгәненә Александр гомер буе Аннушка дип дәшә. Бераздан яшьләр уз туган якларына кайтып туй ясыйлар.
Бала туу – Һәрбер гаиләдә иң якты һәм истәлектә кала торган вакыйга. Бу бик зур шатлык, олы җаваплылык – бу язмыш бүләге.
27 апрель көнне Илнар һәм Раилә Дәүләтшиннар гаиләсендә икенче малай – Раниль дөньяга аваз сала.
Татарстан Республикасы Дәүләт советының кече залында муниципаль идарә өлкәсендә үткәрелгән бәйгеләрнең җиңүчеләрен бүләкләү узды. Түбән Кама вәкилләре сәхнәгә өч тапкыр күтәрелделәр.
Бәйрәм тантанасында 23 меңгә якын кеше катнашты. Алар арасында ГХАТ идарәсе МКУ белгечеләре, шәһәр хуҗалыгының барлык тармаклары вәкилләре: камаз эшчеләре, төзүчеләр, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре, мәдәният , белем бирү, физкультура һәм спорт идарәсе белгечләре, милли җәмгыятләр вәкилләре, студентлар, яшьләр оешмалары һәм ветераннар катнашты.
2018 елның 1 маенда Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә Жилиннар гаиләсендә туган сабыйга исем кушу тантанасы узды.
28 апрельдә Баулы ГХАТ бүлегендә Бөек Җиңүгә багышланган “Георгий тасмасы. Хәтерлим! Горурланам!” акциясе старт алды. Совет халкының җиңүен символлаштырган, сугыш ветераннарына, һәлак булганнарга хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен чагылдырган Георгий тасмасы ГХАТ бүлегендә яшь парларга тапшырылды.
Иң беренче булып Бөек Җиңү символына Айдар һәм Марина Мухаметшиннар, Алмаз һәм Эльвина Тагировлар гаиләләре ия булды.
2018 елның 27 апрелендә ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 800 сабый тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Лебедевлар Евгений Александр улы һәм Анастасия Геннадий кызының гаиләсендэ булды. 2018 елның 23 апрелендә аларның икенче балалары, кызлары туды. Сабыйга матур Виктория исеме кушылды. Бу исем латин телендә «җиңу»не аңлата.
27 һәм 28 апрель көнендә Питрәч районында 9 яшь пар яңа гаилә төзеде. Бөек Җиңү көне алдыннан һәр яшь парга Георгиевский лентасы тапшырылды. Электән килгән йола буенча яшьләр ГХАТ тан туры Җиңү паркына юл тоталар.