Җиңү көне — илебезнең иң төп бәйрәмнәренең берсе. Ул сугыш кырында сугышчыларның кыюлыгын, каһарманлыгын искәртә.
Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе коллективы өчен, бәйрәмдә катнашу күркәм традициягә әверелде. Түбән Кама ГХАТ идарәсе «Георгий тасмасы» акциясенә апрель азагында кушылды.
5 майда, Бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында, ГХАТ идарәсе белгечләре шушы көнне никахларын теркәгән парлар һәм №31 гимназия укучылары белән, «Хәтер вахтасына» кушылдылар, Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә Бөек Җиңүнең Монументына чәчәкләр куйдылар.
9 май көнне ГХАТ Идарәсе коллективы «Үлемсез полк» иҗтимагый хәрәкәттә катнашты.