ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2018 ел
сишәмбе

     Күренекле дата белән юбилярны котларга Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм  Әлдермеш авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Сабиров килделәр. Чын күңелдән аның тормышын аеруча көне белән котлап, Фоат Габделхай улына кунаклар бүләк тапшырдылар, сәламәтлек һәм якыннарының җылылыгын тоеп яшәргә теләделәр. Традиция буенча юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. Путин исеменнән котлау хаты тапшырылды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе коллективы чын күңелдән безнең хөрмәтле ветераннарны һәм барлык татарстанлыларны Җиңү Көне белән котлый!

Май аенда Әтнә районының барлык авылларында да сугышта һәлак булганнарга бик күп һәйкәлләр ачылды. Барлык ачылу тантаналарында да ветераннар, мәктәп укучылары, авыл җирлеге, башкарма комитеты хезмәткәрләре чыгыш ясадылар. Ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

2018 елның 8 маенда, Җиңү бәйрәме алдыннан,  Түбән Кама районы Каенлы җирлеге Туба авылында яшәүче Зөфәрова Әминә Зөфәр кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның  7 маенда Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Никахлашу йорты территориясен җыю буенча чираттагы шимбә өмәсен үткәрделәр.

ЗАГС бүлеге начальнигы Д.Н.Җәләлева җитәкчелегендә белгечләр бордюрларны, агачларны агарттылар, муниципаль учреждение территориясен чистарту һәм төзекләндерү белән шөгыльләнделәр.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова тантаналы шартларда туу турында таныклык, Истәлекле бүләк һәм ТР Президенты Р.Н. Минниханов исеменнән котлау открытасы тапшырды.

Борынгылар сүзләренчә, май аенда килен сорарга бару, гаилә кору ише эшләрне кичектереп торырга кирәк. Имештер, май аенда кавышканнар газаплы гомер кичерергә мөмкиннәр.

Бәхеткә, мамадышлылар моның ише ырымнарга колак салмаска тырыша, дип хәбәр итә Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина.


6
май, 2018 ел
якшәмбе

2018 елның 5 маенда Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Зинаида һәм Ранис Әхмәтшиннарның 5-нче кызлары тууны рәсми рәвештә теркәделәр. Кызга “Ясминә” дип исем куштылар. “Ясминә” –  фарсы теленнән «ясмин», «тармак ясмин», « ясмин чәчәге» дип тәрҗемә ителә.


5
май, 2018 ел
шимбә

    «Георгий тасмасын» тагу  халкыбызның бердәмлеген  искәртеп тора. “Георгий тасмасы”, сугыш кырларында ятып калганнар турында хәтер яңарту йөзеннән, Бөек Җиңү көне алдыннан оештырыла.

     Әлеге патриотик акцияне, тәүге мәртәбә, Балык Бистэсе муниципаль районынын башкарма комитетынын ЗАГС булеге  хезмэткэрлэре уздырды.  

2018 елның 5 маенда Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә Кашбиевлар гаиләсенең алтын туй тантанасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International