Түбән Кама районы Каенлы авыл җирлегендә озын гомерле яшәүчене юбилее белән котладылар

2018 елның 8 мае, сишәмбе

        2018 елның 8 маенда, Җиңү бәйрәме алдыннан,  Түбән Кама районы Каенлы җирлеге Туба авылында яшәүче Зөфәрова Әминә Зөфәр кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

        Ханым Туба авылында туган һәм хәзерге көндә дә ул шунда яши. Биредә ул Бөек Ватан сугышы авырлыкларын да узган – колхозда хисапчы булып эшләгән,  «Бөек Ватан Сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медаль белән бүләкләнгән.

         Хәзер Әминя Зөфәровна улы һәм килене белән бергә яши. Юбилярны шундый истәлекле вакыйгасы белән авыл администрациясе башлыгы Фәнис Нәбиуллин һәм Түбән Кама районы социаль яклау Идарәсе вәкилләре котладылар. Аңа ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә иминлеге теләп,  РФ Президенты Владимир Путинның персональ котлавын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International