Чистай Никахлашу йорты территориясе чиста һәм каралган булырга тиеш

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

2018 елның  7 маенда Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Никахлашу йорты территориясен җыю буенча чираттагы шимбә өмәсен үткәрделәр.

ЗАГС бүлеге начальнигы Д.Н.Җәләлева җитәкчелегендә белгечләр бордюрларны, агачларны агарттылар, муниципаль учреждение территориясен чистарту һәм төзекләндерү белән шөгыльләнделәр.

Якын арада чәчәкләр,газоннарга үлән утырту эшләре башлана, чөнки Никахлашу йорты территориясе яңа өйләнешүчеләрнең иң яраткан фотога төшү урыны булып тора.

 Никахлашу йорты Чистай шәһәре тарихи үзәгенең  иң мөһим һәм сынлы сәнгать элементы буларак, үзенең матурлыгы белән сокландырып, үзенә яңа өйләнешүчеләрне, туристларны , шулай ук шәһәр  кунакларын җәлеп итеп, Татарстан Республикасының мәдәни мирасы объекты булып тора.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International