Күренекле дата белән юбилярны котларга Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм Әлдермеш авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Сабиров килделәр. Чын күңелдән аның тормышын аеруча көне белән котлап, Фоат Габделхай улына кунаклар бүләк тапшырдылар, сәламәтлек һәм якыннарының җылылыгын тоеп яшәргә теләделәр. Традиция буенча юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. Путин исеменнән котлау хаты тапшырылды.